Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан тантаналы утырыш узды
Дәүләт Советында «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» Декретка кул куюга 100 тулуга багышланган тантаналы утырыш узды. Утырыш башланганчы, истәлек конверты маркасына мөһер сугу һәм истәлек тимер акча белән таныштыру тантанасы булды.
Татарстан гербы, милли бизәк, республиканың авыл хуҗалыгы, нефть чыгару һәм машина төзелеше тармакларындагы уңышлары сурәтләнгән почта маркасына мөһер сугу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. «Татарстан почтасы» директоры Регина Кузнецова аларга сувенир кысага урнаштырылган мөһерле конвертлар тапшырды.
«Беренче көн конвертлары» дип аталган 100әр сумлык 27 мең конверт тантанага махсус бастырылды. Шулай итеп, «Россия Федерациясе шәһәрләре һәм субъектлары герблары» сериясендәге почта маркасына «100 ел» дигән язу һәм 100 сумлык яңа номинал өстәлде. Әлеге марканың тиражы 15 мең тәшкил итә. Моннан тыш быел 250 мең нөсхәдә «Татарстан Республикасы оештырылуга 100 ел» дигән маркалы конверт чыгарыла.
Мөһерләү тантанасыннан соң маркалы конвертлар почта бүлекләренә сатуга чыгарылачак.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиевкә республика төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Россия банкы әйләнешкә чыгарган 3 сумлык көмеш истәлек акчасы да тапшырылды. Диаметры 39,0 миллиметрлы түгәрәк акча 31,1 грамм авырлыктагы кыйммәтле металлдан гыйбарәт. Пробасы – 925.
Көмеш акчаның арткы ягына – Казан Кремле фонында милли киемнәрдән милли бию башкаручы егет-кызлар, өске өлешенә республика гербы урнаштырылган. Аңа «100 ел» һәм «Республика Татарстан» дип язылган. Россия банкы Татарстанның 100 еллык юбилее уңаеннан 3 мең данә шундый акча чыгарган. Сүз уңаеннан, Россия банкы төрле елларда республика һәм аның башкаласы Казанга багышланган 20дән артыграк тимер акча чыгарган иде.
Шуннан соң кунаклар Кече зал фойесында оештырылган күргәзмәне карады. Анда 1923 елда – республиканың өч еллыгына эшләнгән ТАССР флагы, ТАССРның этнографик картасы, ТатЦИК әгъзалары таныклыклары, шулай ук төрле тарихи документлар күчермәләре урын алган.
Утырыш кунакларын шулай ук Россия банкының «Татарстан – истәлек акчаларында» күргәзмәсе белән таныштырдылар. Рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның картиналары һәм рәссам Ринат Әхмәтовның «Минем йортым – минем мирасым» панносы аеруча зур кызыксыну тудырды.
ТАССРның 100 еллыгы белән төбәк җитәкчелеген һәм халкын РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, күп кенә регионнар башлыклары, Идел буе федераль округы төбәкләренең барлык закон чыгару җыеннары рәисләре котлады. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та республика Президентына, Татарстан Дәүләт Советы Рәисенә һәм төбәк халкына җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган төп чаралар Татарстанда 27 майда, 25 июньдә һәм 30 августта узачак. Даталарны сайлау бу көннәрдә булган тарихи вакыйгалар белән бәйле. 1920 елның 27 мае - Татарстан АССР оешу турында декретка кул куелган көн, 1920 елның 25 июне-ТАССР Хөкүмәте оештырыла.
Моннан тыш, 30 августта Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә, аңа быел төбәк җитәкчелеге тарафыннан Россия Президенты Владимир Путин чакырылган.