Мамадыш районында ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнәләр. Исегезгә төшерәбез, автоном Татар Социалистик Совет Республикасы төзелү турындагы документ 1920 елның 27 маенда имзаланган иде. Кызганычка каршы, бу истәлекле датаны Татарстан халкына, чикләнгән чараларны исәпкә алып, бәйрәм итәргә туры киләчәк. Әмма яңа форматта Җиңү көнен оештыру тәҗрибәсе вакыйганы бәйрәм итү концепциясе түгел, ә, нигездә, кешеләрнең тарихи датага мөнәсәбәтен күрсәтте.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»:
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 26 маенда көндез урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәюе көтелә.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың мелиорация комплексының торышы турында сөйләде.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»:
18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең көчәюе турында Консультация-кисәтү. 23 май 18 сәгатькә кадәр. 2020 елның 24 мае
Хөрмәтле мамадышлылар!
Сезне, сезнең туганнарыгызны һәм якыннарыгызны чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Изге эшләр башкарырга, сабыр булырга өйрәтүче Рамазан ае тәмамланды. Бу ай шәфкатьлелек, игелеклелек, мәрхәмәтлелек идеалларын үстереп, ул кешеләрдә иң яхшы хисләрне ныгыта, җәмгыятьтә тынычлык һәм иминлек урнаштыруга ярдәм итә.
Республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза гаете Live форматында һәм бары Казанның Галиев мәчетендә генә үткәрелә.
30 апрельдә «Яз тавышы» Бөтенроссия акциясе – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган масштаблы онлайн-флешмоб старт алды.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе түбәндәгеләрне тәкъдим итә: көн суытуга бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы культураларының зыян күрү һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне яклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне туңудан саклау өчен аларны полимер пленка, тукылмаган материал (спанбонд), салам белән капларга кирәк.
2020 елның 28 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатыннан республика гражданнарының хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына грантлар бирү өчен конкурс сайлап алуында җиңүчеләр турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 300 миллион сум тәшкил итә, шуның 174 миллион сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелә, бу грантларның гомуми суммасыннан 58% тәшкил итә.