Илкүләм проектлар - 3 нче мәктәптә "үсеш ноктасы" эшли башлады.
"Мамадыш промкомбинаты" ҖЧҖ тагын 30 кешене эшкә алырга әзер.
Әкияттә – кунакта. Мамадышта балалар һәм гаилә ялы өчен комплекс төзелеше дәвам итә.
Чит ил интернет – кибетләрендә дару препаратларын, биологик актив яки азык өстәмәләрен куркынычсыз сатып алу турында белешмәлек.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү.
Инвестицион яктан кызыклы. Төркия инвесторлары Мамадышта сәнәгать паркы мөмкинлекләрен бәяләделәр.
Татарстан Мамадышы һәм Төркиянең Сельчугы тугандаш шәһәрләр булачак.
2 октябрь 18 сәгатьтән 3 октябрь 18 сәгатькә кадәр метеорологик фараз.
Мамадышта яшәүче Марзия Гариповага 90 яшь тулды.
Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, өлкән буын вәкилләре!
Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм! Бу барыбыз өчен дә кадерле, үзенчәлекле бәйрәм! Тормыш тәҗрибәгез, зирәклегегез һәм күңел матурлыгыгыз белән үсеп килүче яшь буынга Сез үрнәк булып торасыз. Бүген тагын беркат сезнең республикабыз, районыбыз өчен армый - талмый хезмәт итүегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтәм. Сезнең икътисад, фән, Мәдәният, иҗтимагый тормышны торгызуга һәм үстерүгә керткән өлешегез бик зур. Шуңа күрә безнең өчен иң мөһим бурычларның берсе - сезнең хезмәт җимешләрен саклаучы, хезмәт традицияләрен дәвам итүче лаеклы буын тәрбияләү. Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән каһарманлык һәм батырлыкларыгыз алдында баш иябез.