Татарстан Мамадышы һәм Төркиянең Сельчугы тугандаш шәһәрләр булачак

2020 елның 2 октябре, җомга

3 октябрьдә Мамадышта Төркиянең Сельчук шәһәре һәм Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районы арасында дусларча аралашу турындагы килешүгә кул кую тантанасы узачак.

Тантана Мамадыш шәһәре мәдәният йортында (Совет ур., 42) Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан, Татарстанның Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Петрович Иванов, Төркия һәм Татарстан бизнесменнары катнашында узачак. Сельчук шәһәре мэры Филиз Джеритоглу Сенгель чыгышы видеоконференцэлемтә режимында булачак.

Килешү шартлары буенча яклар ике ил халкына бер-берсенең мәдәнияте белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә торган күргәзмәләр һәм ярминкәләр, төрле мәдәни һәм иҗтимагый чаралар үткәрүне хуплаячак, эксперт комитетлары һәм төрле төркемнәр арасында диалог урнаштырылачак.. Килешү турында  тулырак иртәгә танышы алачаксыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International