Район башлыгы Анатолий Иванов өлкән буынга Мамадыш үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, өлкән буын вәкилләре!

Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм! Бу барыбыз өчен дә кадерле, үзенчәлекле бәйрәм! Тормыш тәҗрибәгез, зирәклегегез һәм күңел матурлыгыгыз белән үсеп килүче яшь буынга Сез үрнәк булып торасыз. Бүген тагын беркат сезнең республикабыз, районыбыз өчен  армый - талмый хезмәт итүегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтәм. Сезнең икътисад, фән, Мәдәният, иҗтимагый тормышны торгызуга һәм үстерүгә керткән өлешегез бик зур. Шуңа күрә безнең өчен иң мөһим бурычларның берсе - сезнең хезмәт җимешләрен саклаучы, хезмәт традицияләрен дәвам итүче лаеклы буын тәрбияләү. Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән каһарманлык һәм батырлыкларыгыз алдында  баш иябез.

Лаеклы ялга киткән мамадышлылар безнең өчен зур үрнәк булып торалар. Аларның күпчелеге  районның иҗтимагый, социаль тормышында актив катнашуларын әле дә дәвам итәләр.

Форсаттан файдаланып,  барлык мамадышлыларга мөрәҗәгать итәм: өлкән буын кешеләренә игътибарлырак булыйк, үзләре турында ихлас кайгыртуны алар бүген генә түгел, ә көн саен  тоеп яшәсеннәр,  берсе дә ялгыз булмасын иде.

Кадерле өлкән буын вәкилләре! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге һәм туганнарыгызның игътибарын телим! Балаларыгызның, оныкларыгызның, якыннарыгызның кадер –хөрмәтендә бәхетле гомер итәргә язсын сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International