Мамадышта яшәүче Марзия Гариповага 90 яшь тулды.

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

         Мамадышта яшәүче Марзия Гариповага 90 яшь тулды. Күзләрем күрми, дип  бераз зарланса да,  хәтере әле бик яхшы. Ничек шундый шат күңелле, матур елмаеп торасыз, дигән сорауга Мәрзия апа: “Беренчедән, үзең турында гына түгел, башкалар турында да уйларга кирәк, хәтердә яхшы хатирәләрне генә сакларга кирәк”,  - дип җавап бирә. Әйтик, ничек картаймаска һәм хәлсезләнмәскә дигән риторик сорауларга, 90 яшьтә дә хатын-кызны сөендереп торырга кирәк, дип шигырьләр белән җавап бирде безгә шат күңелле әбиебез. Тыл хезмәтчәне ходайдан озын гомер түгел, ә  кыска гына гомерне дә лаеклы үтү өчен көч һәм зирәклек сорарга кирәк, дип саный. Ул үзе дә матур итеп яшәгән , күп хезмәт куйган, сугыш еллары авырлыкларына бирешмәгән, тормыш иптәше белән 60 елга якын гомер иткән, 3 бала тәрбияләп олы тормыш юлына бастырганнар, ә бүген  оныклар һәм оныкчыкларын  тәрбияләшә Мәрзия апа.

Бөтен баллары җыелганда Мәрзия апа аларны әледә үзе пешергән өчпочмаклар белән сыйлый.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Хуҗаҗанов һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Гарифуллин тантана сәбәпчесенә Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән котлау сүзләрен тапшырдылар. Киләсе елда котлау телеграммасында очраклы рәвештә 91 түгел, ә 19 дип  язарга  килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International