"Мамадыш промкомбинаты" ҖЧҖ тагын 30 кешене эшкә алырга әзер

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

«Мамадыш промкомбинаты» ҖЧҖ җитештерүне киңәйтә һәм эшкә чакыра. Яңа күләмне үтәү өчен предприятиегә кимендә 30 пар эшче кул кирәк булачак. Кандидатуралар сыйфатында хатын-кызларны да, ир-атларны да, тегүчеләрне дә, яңа һөнәрне үзләштерергә омтылучыларны да карарга әзер. Җәмгыять «биш көнлек» режимында эшли, тулы соцпакет һәм хезмәт хакы 18 мең сумнан да ким булмаган күләмдә гарантияли. Моннан тыш, предприятиегә күп санлы кешеләр килә торган аерым территорияләрдә яшәүчеләр вахта алымына исәп тота ала. Тулырак мәгълүматны 3-12-83 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International