Мамадышта экстремаль һәм кышкы спорт төрләре паркын төзү мәсьәләсе буенча ведомствоара киңәшмә узды. Аны район Башлыгы Анатолий Иванов алып барды. Киңәшмәдә проект архитекторы Алмаз Вәлиуллин, Татарстан спорт министрлыгының спорт инфраструктурасын үстерү һәм программаларны тормышка ашыру бүлеге башлыгы Олег Кривцов, «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина, «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының «Табигать территорияләрен һәм экотуризмны үстерү буенча дирекция» департаменты җитәкчесе Оксана Саргина, Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева, «Татарстан - Мөмкинлекләр территориясе " автоном коммерциячел булмаган оешма директоры Нәфис Сираҗетдинов катнаштылар.
Исегезгә төшерәбез, Мамадыш Бөтенроссия грант конкурсында катнашу өчен гариза бирергә әзерләнә. Әмма, хәтта конкурентлы көрәштә җиңү яулаган очракта да, мондый масштаблы төзелешкә акча җитми. Инвесторлар эзләргә, программаларда һәм конкурсларда катнашуны дәвам итәргә туры киләчәк. Бу хакта бүген очрашуда катнашучылар сөйләде. Тулырак русча вариантта таныша аласыз.