Мамадышта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына әзерлек дәвам итә. Мамадышта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына әзерлек дәвам итә. Тантаналы парадның сценарие буенча фикер алышу лар бара. Район башлыгы Анатолий Ивановның иң мөһим йөкләмәләре дә яңгырады инде. алар 9 Май бәйрәме ул парад кына түгел,бу - иске яраларны яңадан яңарту, үткәннәрне искә алу да.
Бүген Мамадыш районы территориясендә 9 Бөек Ватан сугышы ветераны яши., 341 тыл хезмәтчәне һәм сугыш толлары, 2435 сугыш еллары балалары гомер итә. Анатолий Иванов билгеләп үткәнчә, аларның берсе дә сугыш турындагы хатирәләр белән үзләре генә калырга, үзен ялгыз, ятим итеп тоярга тиеш түгел.Без моның өчен бар көчебезне куеп тырышырга тиешбез.
Мамадышның Совет урамында традицион парад 9 майда булачак, авыл территорияләрендә парад һәм бәйрәм тантаналары бер көн алданрак узучак. Шәһәрнең үзәк урамында бәйрәмнең тулы программасы белән сезне соңрак таныштырыбыз.