Пляж комплексының яңа сезоны киләсе атнадан башланачак.

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

Пляж комплексы яңа сезонда үз эшен киләсе атнадан башлаячак. Бу хакта бүген «Шәһәр хуҗалыгы»МУП хәбәр итте. Яз килүгә объект белән район халкы да, экскурсантлар да кызыксынырга өлгергән - социаль челтәрләрдә эш режимы һәм керү бәяләре турында сораулар бирәләр.

Хезмәт күрсәтү бәяләре яңадан каралды. Хамамда булырга, джакузида ял итәргә, бассейнда йөзәргә, үз өстеңә салкын су коярга, чәй эчәргә дә җитешергә кирәк.Шуңа күрә түләүне бер сәгать өчен түгел, ә 2 сәгать цчен билгеләгәннәр. Бәя өлкәннәр өчен 400 сум, балалар өчен 200 сум тәшкил итәчәк. Чагыштыру өчен, башка шәһәрләрнең зур булмаган сауналарында һәм мунча комплексларында сәгатенә 450 сумнан артык акча сорыйлар.

Әйтергә кирәк, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар саунага бушлай йөри ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International