Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Мамадышта 14 яшькә җиткән укучыларга паспортлар тапшырылды. Тантаналы шартларда шәһәрнең 29 яшь кешесе паспорт алды.
Тантананы район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артур Ефимов җитәкләде. Бу мөһим көнне балаларга ярдәмгә аларның туганнары һәм якыннары килде, алар истәлекле вакыйганың шатлыгын һәм дулкынлануын уртаклаштылар. Паспорт-ул документ кына түгел, ә бердәмлекне ата-бабаларыбыз саклаган Бөек илдә яшәүне раслаучы документ та.
Паспорт алучыларны котларга Махсус хәрби операциядә катнашучы Фәнил Мәүҗүтовның килүе чарага аерым бер атмосфера бирде. Аның монда булуы батырлык һәм Ватанга тугрылыкның тере үрнәгенә әверелде, ватанпәрвәрлек һәм гражданлык җаваплылыгының мөһимлеген ассызыклады. Укучыларыбызны шушы истәлекле вакыйга белән котлыйбыз! Паспортыгыз максатларга ирешүдә ышанычлы юлдаш булсын, яңа мөмкинлекләргә ишек ачсын һәм һәрвакыт Ватаныгызның лаеклы гражданы булуның мөһимлеген искә төшереп торсын!