А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгенең концертлар залында район мәдәният йортының үзешчән артистлары, шулай ук шәһәр һәм район башкаручылары чыгыш ясады. Концерт программасы Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Безнең геройлар» Бөтенроссия иҗади музыкаль-әдәби марафоны кысаларында узды.
Марафон бөтен республикадан килгән талантлы башкаручыларны берләштерә, алар музыка, шигъри сүз һәм бию аша Россия халкының батырлыгы,каһарманлыгы һәм рухи көче тарихын сөйлиләр. Проектның төп максаты-Ватанга мәхәббәт, ватан тарихына хөрмәт тәрбияләү һәм рус мәдәнияте традицияләрен саклау.