Мамадыш районы Татарстанда иң төзек районнар арасында

2025 елның 1 ноябре, шимбә

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында ел саен үткәрелә торган «иң төзек торак пункт»конкурсына йомгак ясалды. 2024 ел нәтиҗәләре буенча Мамадыш районы берьюлы ике бүләк яулап, лидерлар рәтенә керде. Мамадыш шәһәре, республиканың иң матур һәм яшәү өчен уңайлы кече шәһәрләренең берсе статусын раслап, үз категориясендә мактаулы 2 урынны алды. Ә «Мамадыш " совхозы бистәсе үз категориясендә иң яхшысы дип табылды. Конкурс территорияләрне үстерүгә комплекслы якын килүне: торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын, экологик вәзгыятьне, яшелләндерүне, чүплекләрне бетерүне һәм гомуми архитектура күренешен бәяли. Барлык халыкны һәм районыбыз җитәкчелеген әлеге лаеклы уңышлары белән котлыйбыз! Бу бүләкләр-кече Ватаныбызны яңартуга көчләрен салган һәркемнең уртак казанышы һәм хезмәтен тану.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International