ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

8 июльдә яшь парлар өчен туй тантанасына грантлар конкурсы башланды.

2025 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов Кукмара шәһәрендә һәм Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә гражданнарны кабул итәчәк.

Республиканың Кукмара, Балтач һәм Мамадыш районнарында яшәүчеләрне кабул итү түбәндәге адрес буенча Кукмара районы прокуратурасы бинасында була: ТР, Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 40 йорт, 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр. 🔤Алдан язылу өчен телефон: 8(84364) 2-65-51.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре участок инспекторлары  белән берлектә рейд үткәрделәр, анда куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен үтәүне тикшерделәр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерделәр, һәр катнашучыга белешмәләр тараттылар.

Татарстанлы кыска вакытлы ялга кайткан. 2025 елның гыйнварында Илшат Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм илне саклаучылар армиясенә кушыла. Бүген аңа кием-салым һәм кирәк-яраклар комплекты тапшырдылар.


9
июль, 2025 ел
чәршәмбе

       2025 елның беренче яртыеллыгында Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлекчәсе 847 күп балалы әнигә пенсияне гомуми билгеләнгән яшеннән иртәрәк билгеләде, шуларның 63 е- биш һәм аннан да күбрәк, 113 хатын-кыз - дүрт, 671 әни  өченче баласын  тапкан.

8 июль көнне Мамадыш шәһәренең "Яшьлек" скверында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Әлеге чара "Татарстанда җәй" республика  проекты кысаларында үткәрелде.

Мамадыш шәһәренең «Диләрә» кафесында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара уза. Бәйрәмнең төп геройлары — алтын юбилярлар-50 ел бергә яшәгән парлар.

Алар  удмурт халкының  традицияләре турында сөйләделәр һәм милли киемнәре белән таныштырдылар.


8
июль, 2025 ел
сишәмбе

Семья-җәмгыятьнең нигезе, аның иң кыйммәтле һәм әһәмиятле кисәге, һәркем өчен сыену урыны, көч алу урыны.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International