Мамадышта котыру авыруыннан прививкалар ясарга һәм хайваннарга чиплар куярга бу шимбәдә үк мөмкин булачак.
«Мамадыш ветеринария берләшмәсе» ДБУ хәбәр иткәнчә, иртәгә, 2025 елның 4 октябрендә, 8:00 дән 15:00 гә кадәр йорт хайваннары хуҗалары өчен махсус кабул итү оештырылачак. Чара район халкының күпсанлы үтенечләре буенча уздырыла. Бу көнне Пугачев ур., 25 йорт адресы буенча урнашкан берләшмә базасында үз йорт хайваннары өчен ике мөһим процедура үткәрергә мөмкин булачак: Эт һәм мәчеләр өчен котыру авыруына каршы бушлай вакцинация.
Этләрне чиплау. Документларны рәсмиләштерү өчен аларның үзләре белән паспорты, ИНН һәм, булган очракта, хайванның ветеринария паспорты булырга тиеш. Бу мамадышлылар өчен үзләренең хайваннарын һәм әйләнә-тирәдәгеләрен куркыныч авырудан саклау, шулай ук аларның электрон идентификациясен тәртипкә китерү өчен уңайлы мөмкинлек.