Укытучылар көне алдыннан «Нәфис» хәйрия фонды Татарстан педагогларына 4000 көнкүреш химиясе җыелмасы җибәрде. Бүләкләрне республиканың Мамадыш, Лаеш, Балык Бистәсе һәм Саба районнарында, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында укытучылар һәм башка мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре алачак. – Бу көннәрдә без илебезнең киләчәген формалаштыруга һәм чын кыйммәтләрне саклауга бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләрне хөрмәтлибез. Педагог һөнәре һәрвакыт мөһим һәм алыштыргысыз булып кала, ә остазларыбызны без гомер буе хәтерлибез. Укытучыларга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм һөнәри уңышлар телисе килә, – ди РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» фондын гамәлгә куючы Ирек Богуславский. Бүләк җыелмаларына савыт-саба юу сыеклыклары, кер юу порошоклары һәм Нәфис Косметикс җитештергән башка көнкүреш химиясе кергән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский күп еллар дәвамында педагогларга һөнәри бәйрәмнәре алдыннан ярдәм күрсәтүне башлап җибәрә. Белешмә «Нәфис» хәйрия фонды 2023 елның көзендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән оештырылган. Ул Фонд Советын җитәкли, аңа шулай ук Россиянең атказанган тренеры Владимир Алекно да керә.
Фондның Попечительләр советы составында - «Нәфис Косметикс» АҖ генераль директоры Дина Лаврикова һәм «Казан май комбинаты» АҖ Директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин. «Нәфис» фондының хәйрия акцияләрендә аның вәкилләре белән электрон почта аша элемтәгә кереп катнашырга мөмкин: bfnefis@yandex.ru. Фонд сайты fondnefis.ru/