Шимбә көнне, 4 октябрьдә шәһәрнең үзәк мәйданында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Бу юлы Мамадыш халкына һәм шәһәр кунакларына үз продукциясен Шәдче икътисадый зонасы хезмәтчәннәре тәкъдим итәчәк. Шулай ук сәүдә рәтләрен Мамадыш предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр һәм фермерлар биләячәк. Башлана 7.00 сәгатьтә.