Шәһәр халкы үзәк мәйданга авыл хуҗалыгы ярминкәсенә җыелды

2025 елның 4 октябре, шимбә

Бүген иртә таңнан мамадышлылар шәһәрнең үзәк мәйданына ашыктылар. Монда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Шәдче икътисадый зонасы, оешмалар, предприятиеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр бай ассортимент тәкъдим иттеләр. Ит һәм сөт продуктлары, йомырка, яшелчә һәм җиләк-җимеш - барысы да бар иде ярминкәдә.

Район башлыгы Вадим Никитин җитәкчелегендәге махсус комиссия ярминкәгә  бәя бирде. Продукциянең бәясе һәм сыйфаты гына түгел, ә аның төрлелеге, саклау шартлары һәм санитария нормаларын үтәү дә бәяләнде. Комиссия әгъзалары ярминкәнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр һәм катнашучыларга ассортимент өчен рәхмәт белдерделәр. Төп сәүдәдән тыш, мәйданда җирле иҗат коллективлары чыгыш ясады. Ярминкә отышлы сатып алу урынына гына түгел, шәһәр халкы өчен чын бәйрәмгә дә әверелде.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре гадәттәгечә график буенча узачак. Безнең яңалыкларны күзәтеп торыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International