ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2022 ел
җомга

Мамадыш муниципаль районы командасы ТР муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында чаңгы ярышларында икенче урынны алды. Ярышлар бүген Бөгелмәдә узды. Ир-атларга - 3 км, хатын-кызларга - 1 км аралыкта ярышты.

            Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе  эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсия 8,6%ка индексацияләнгәннән  соң билгеләнгән күләмдә күчерелүен искә төшерә. Хәзер пенсионерлар әлеге күләмдәге пенсияне ай саен алачак. Февральдә пенсионерлар 8,6% ка индексацияләнгән пенсия белән бергә гыйнвар ае өчен тиешле аерма кушылган өстәмә түләү (доиндексация) алган. Мартта пенсия инде гыйнвар өстәмәсеннән башка күчерелгән.

2022 елның 12 мартында төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән һава температурасы -25.-28˚гакадәр түбәнәю көтелә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар оештырды һәм үткәрде.

Йорт хуҗалыгы участогы чикләре эченә газ кертү һәм йорт эче газ җиһазларын сатып алуга дәүләттән бер мәртәбә субсидия алу мөмкинлеге бар.

Пенсия фондының Татарстан бүлеге пенсия күләме турында белешмәне Пенсия фондына килеп тормыйча ничек алырга кирәклеген искә төшерә.


10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү муниципаль районыбыз җитәкчелегенең аерым контролендә тора

"Челтәр компаниясе" АҖ 2022 елның 21 мартында сәг. 8.00 дән 21.00 сәг. аралыгында электр җиһазларына планлы  ремонт үткәрү сәбәпле  Мамадыш шәһәре, Ленин ур. буенча электр бирүне туктатып тору мөмкинлеге турында хәбәр итә.


9
март, 2022 ел
чәршәмбе

Сезне 12 мартта Мамадыш ипподромында спорт ориентлашуы буенча ярышларга чакырабыз! Чара Нократ елгасының иң матур урыны – елганың тау битендә узачак. Мамадышта яшәүчеләр легендар Яшь турист клубын сагынып искә алалар, шуңа күрә без традицияне яңартырга, чаңгыда спорт ориентлашуы буенча гаилә бәйрәме оештырырга булдык.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 10 мартында төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасы -26 градуска кадәр төшәр дип көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International