Сезне 12 мартта Мамадыш ипподромында спорт ориентлашуы буенча ярышларга чакырабыз! Чара Нократ елгасының иң матур урыны – елганың тау битендә узачак. Мамадышта яшәүчеләр легендар Яшь турист клубын сагынып искә алалар, шуңа күрә без традицияне яңартырга, чаңгыда спорт ориентлашуы буенча гаилә бәйрәме оештырырга булдык. Маршрут ачык урында һәм урманда урнашкан 10 контроль пункттан тора. Катнашучыларның бурычы-40 минут эчендә иң күп контроль пунктларны табу һәм билгеләнгән вакыт беткәнче финишка килү. Финишта судьялар баллар санап, җиңүчеләрне билгеләячәк.
Ә бу вакытта барлык җанатарлар һәм чараның кунаклары күңел ачу программасында катнаша алачак. Шулай ук архитекторлар сезгә булачак кышкы һәм экстремаль спорт төрләре паркын төзекләндерү проекты турында сөйләячәкләр.
Фестивальне Мамадыш районы Башкарма комитеты «Яшь туристлар станциясе», Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты, creeptone media продюсерлык компаниясе һәм URBANTATAR берләшмәсе белән берлектә оештыра. Чара Мамадышның бөтенроссия кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында катнашуы кысаларында узачак.
Нәрсә? Кышкы ориентлашу буенча ярышлар
Кайчан? 12 март 2022, 12.00-15.00
Кайда? Мамадыш, Ипподром