Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү муниципаль районыбыз җитәкчелегенең аерым контролендә тора. Узган елның соңгы корылыклы җәе уңыш күләмен киметте һәм бәрәңге һәм яшелчәләргә ихтыяҗ артуга китерде, бу аларның кыйммәтләнүенә дә йогынты ясады. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм бәрәңге һәм яшелчә үстерү белән шөгыльләнүче район халкына ярдәм итү чаралары күрсәтү максатыннан, чираттагы киңәшмәдә Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов шәһәр һәм Мамадыш муниципаль районында яшәүчеләрнең орлыклык бәрәңге, ашлык, йорт кошлары (тавыклар, казлар, үрдәкләр), мал-туар сатып алуга булган ихтыяҗларына анализ ясарга кушты. Шулай ук бәрәңге һәм яшелчә культуралары утырту өчен җир кишәрлекләренә ихтыяҗ бар. Җир кишәрлекләре фактик файдалануга милек хокукыннан башка (юридик рәсмиләштерүдән башка) биреләчәк.
Тулырак мәгълүматны шәһәр Башкарма комитетында 3-11-96 телефоны аша белешергә һәм гариза калдырырга мөмкин. Авыл халкы районыбыз авыл җирлекләре башкарма комитетларына мөрәҗәгать итә ала.