Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин Миңнегалиевлар гаиләсен — Айнур һәм Ләйләне-кызлары Мәрьям туу белән котлады

2026 елның 9 гыйнвары, җомга

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин Миңнегалиевлар гаиләсен — Айнур һәм Ләйләне-кызлары Мәрьям туу белән котлады. Аларның кызлары яңа елда  туган  һәм теркәлгән беренче бала булды. Кызның авырлы 3800 г, буе- 54 см. Әнисе һәм бала үзләрен яхшы хис итә.

Исегезгә төшерәбез, Айнур һәм Ләйлә гаиләсе  «Кыз озату» тематик чарасының нигезенә салынган гаилә тарихы булды  һәм  ул узган елның апрелендә кәләшләр көне алдыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова катнашында узды.

Район башлыгы район хакимияте исеменнән барлык ата-аналарга һәм балаларга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International