Мамадыш районы кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Мансур Фәхриев Шиһабиевларның күп балалы гаиләсендә булды, «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты. Ул күптән көтелгән бүләкләрне тапшырып кына калмады, районыбызның тәмле символын — кулланучылар кооперациясе җәмгыятендә җитештерелгән атаклы Мамадыш лимонадын да үзе белән күчтәнәч итеп алып килде. Мамадыш районы кулланучылар җәмгыятенә һәм шәхсән Мансур Фәхриевка социаль җаваплылыгы, актив гражданлык позициясе һәм халыкны кайгыртуы өчен рәхмәт белдерәбез.