Мамадышта яңа теплица комплексында беренче роза чәчәкләре уңышын җыйдылар

2026 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

           Мамадышның сәнәгать мәйданчыгында әле рәсми рәвештә ачылмаган теплица комплексы уңышлы гына эшләп китте һәм роза чәчәчкләренең беренче сынау партиясен үстерде. Беренче уңыш 2000 данә чәчәк бирде, монда 8 төрле чәчәк сорты иде, бу базар ихтыяҗын һәм продукциянең сыйфатын бәяләргә мөмкинлек бирде.

                 "Без үсентедән алып сатып алучыга кадәр тулы циклны сынап карадык, һәм нәтиҗәләр өметләндерә", - дип билгеләде Палян.

         Заманча чәчәк үстерү предприятиесен рәсми ачу февраль аена планлаштырылган. Тулы куәтенә эшли башлаганнан соң әлеге  комплекс бөтен Россия буенча сатып алучыларны розалар белән тәэмин итәчәк. "Бу чит ил чәчәк продукциясенең бер өлешен алыштырырга һәм кулланучыларга җирле җитештерүнең яңа, сыйфатлы розаларын тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклады Палян.

       Исегезгә төшерәбез, җитештерүчәнлекне арттыруга, инновацияләргә ярдәм итүгә һәм уңайлы бизнес-мохит булдыруга юнәлдерелгән «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Нократ» сәнәгать паркы резидентлары дәүләт ярдәменең каралган чараларыннан актив файдаланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International