ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Мамадышта Ленин урамы, 74 адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау дәвам итә. Аны «АРТСТРОЙ»ҖЧҖ алып бара.


30
июль, 2024 ел
сишәмбе

        1 августта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2023 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә гариза кабул итмичә генә кабат исәпләү үткәрә. Үзгәрешләр,  алар өчен узган елда эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләгән очракта,  картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагылачак.

       

Җиңү Армиясенә кушыл!


29
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Һәр контрактчы өчен 100 000 сум

Тулырак мәгълүмат 8 (800) 222 59 00 телефоны буенча

«Нәфис» фонды Татарстаннан махсус хәрби операциядә һәлак булганннарның гаиләләренә  303 тонна азык-төлек һәм көнкүреш химиясе продуктлары белән ярдәм итәчәк.

2024 елның беренче яртыеллыгында «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча Татарстан бизнесы 17 000 артык бушлай хезмәт алды. Алар барысы да онлайн форматта рәсмиләштерелгән.


25
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Җиңү Армиясенә кушыл! 

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге линиясе буенча булачак әниләргә кайбер түләүләр һәм пособиеләр бирелә.Шуларның берсе - 2023 елның гыйнварыннан  гамәлгә кертелгән бердәм пособие. Ул 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә генә түгел, ә йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга да билгеләнә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында әлеге төр түләүне 3мең йөкле хатын-кыз ала.

Мунча район Мәдәният йорты, авыл мәдәният учаклары хезмәткәрләре җыйган акчага ясалган. Бүген ул МХО зонасына озатылачак. Ә кичә районның башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин хәйриячеләр, шул исәптән мунчаны ясаучы Юрис Шәкүров белән очрашты. Ул якташларына «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» лозунгына тугры калулары, бердәмлекләре һәм  ватанпәрвәрлекләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.  

 

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин Мамадыштагы социаль әһәмиятле объектлар төзелешенең барышын тикшерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International