Бүген истәлекле көн- Изге Ксения Римляныни храмына нигез салу көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан, иртәдән үк Храмда тантаналы гыйбадәт үткәрелде. Гыйбадәт кылулар тәмамлангач, чиркәү тирәли тәре йөреше үткәрелде.
Изге Ксения Римляныни исемен йөртүче бу православие гыйбадәтханәсе бай тарихка ия: ул 1882 елда Мамадыш сәүдәгәре Гавриил Семенович Распопов акчасына аның хатыны Ксения Егоровна истәлегенә төзелгән.