Мамадышның укучы кызлары җиңү яулады!

2026 елның 6 феврале, җомга

         Мамадыш мәктәпләре укучылары яңадан татар әдәбиятын тирән яратуларын һәм югары белемнәрен рус телендә белем бирүче мәктәп укучылары өчен туган тел әдәбияты буенча республика олимпиадасында күрсәттеләр.

          Берьюлы җиде укучы татар әдәбияты буенча республика олимпиадасында призер булдылар. 2 нче лицей һәм 4 нче урта мәктәп укучылары искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Җиңүчеләрне котлыйбыз:

9 нчы сыйныф:

Минһаҗева Мәрьям (2 нче лицей).

а) Ландыш Имаметдинова 2 нче лицей)

Нургалимова Айсылу (4 нче УББМ)

10 сыйныф: Фәрхуллина Әдилә (2 нче лицей)

Кашаева Азалия (2 нче лицей)

 Исмәгыйлева Рузилә (2 нче лицей)

Биктяшева Марина (4 нче УББМ)

11 сыйныф: Мәхмүтова Азалия (4 нче УББМ)

Призерларны, аларның ата-аналарын һәм педагогларны чын күңелдән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска һәм яңа биеклекләрне яуларга телибез.

Без сезнең белән горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International