Тәкәнеш мәктәбенең «Игелек мәктәбе» проекты ТР Рәисе гранты җиңүчесе булды

2026 елның 7 феврале, шимбә

Тәкәнеш урта мәктәбенең "Игелек мәктәбе " проекты" "Беренчеләр хәрәкәте" нең "Алга!" беренчел бүлекчәсе ТР Рәисе Гранты җиңүчесе булды! Проектны тормышка ашыру өчен мәктәпкә 150.000 сум акча биреләчәк!

      Проектның авторлары-тәрбия буенча директор киңәшчесе, беренчел бүлекчә кураторы И.Ш. Рәхимова һәм Беренчеләр Советы Рәисе Самира Рәхимова. Проект өчен илһам Әминәдән "файдалы үзгәрешләр"идеясе белән килде.

Татарстан Рәисенең «Беренчеләр хәрәкәте» нең беренчел бүлекчәләре өчен грант конкурсы тәмамланды, һәм гомуми фонд 30 млн сум тәшкил итте. Конкурста барлыгы 800 проект катнашты. Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе һәм «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов билгеләп үткәнчә, Татарстан илдә төбәк дәрәҗәсендә мондый конкурсны башлап җибәргән беренче субъект булды.

Заявкалар республиканың барлык 45 районыннан килде һәм 138 бүлекчәгә 30 млн сумлык ярдәм күрсәтелде! Безнең "Игелек мектебе" проекты — Татар күңелле волонтерлык мәктәбе: без эшебез белән ярдәм итәбез һәм мәдәниятебезне саклыйбыз.

Балалар остазлары, ата-аналары һәм Көмеш волонтерлар белән бергә МХОдә катнашучыларга һәм кыр госпитальләренә кирәкле әйберләр әзерләп, мастер-класслар үткәрәләр. Безнең проект буыннар элемтәсен ныгыта, гражданлык позициясен формалаштыра һәм балаларны татар теленең һәм традицияләренең бай дөньясына алып керә.

Әйдәгез бергәләп яхшы эшләр башкарыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International