Мамадыш районы масштаблы федераль проектта катнашучы территорияләр рәтенә керде.
2026 елда район территориясендәге авыл мәдәният йорты һәм Мамадыш туган якны өйрәнү музее «Гаилә» милли проектының «гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы»программасына кертеләчәк. Бу объектларны модернизацияләү һәм җирле инициативаларга ярдәм итү өчен яңа мөмкинлекләр ача.
Программа гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм бөтен ил буйлап мәдәни мохитне үстерүгә юнәлдерелгән. Аңа Мамадыш районы объектларын кертү җирле мәдәният учреждениеләренең әһәмиятен һәм мондый проектларны гамәлгә ашыруның уңышлы тәҗрибәсен тану булып тора. Узган ел тәҗрибәсе программаның район өчен нәтиҗәле булуын раслады инде.
2025 елда әлеге федераль проект кысаларында районда Красная Горка авылы мәдәният йорты һәм китапханә тулысынча ремонтланды.