Бүген Мамадыш шәһәренең 1 нче урта гомуми белем мәктәбендә Кырымның Россиягә кушылуы көненә багышланган ачык дәрес узды.
18 мартта Мамадышта язгы ташуларны хәфев-хәтәрсез үткәрү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән команда-штаб өйрәнүләре узды. Чарада районның җаваплы хезмәтләре катнашты.
Конкурсны Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты оештыра. Чараның төп максаты - шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә багланышларын һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгыту, киң җәмәгатьчелекнең Татарстан һәм үз гаиләсе тарихына кызыксынуын җәлеп итү .
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хәбәр иткәнчә, төбәктә яшәүчеләргә фонд хезмәткәрләре исеменнән шалтырату һәм ялган юл белән шәхси мәгълүматлар әйттерү очраклары ешайган.
Коррупция икътисад үсешенә, дәүләт идарәсе процессларының тотрыклылыгына, хакимият белән җәмгыять арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә турыдан-туры тискәре йогынты ясый торган тотрыксызландыручы фактор булып кала бирә.
2025 елның 15 мартында Мамадышта яшәүче Мария Звездина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район җитәкчелеге, шәхсән Район Башлыгы Вадим Никитин исеменнән аны бу күркәм юбилей белән районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артур Ефимов котлады.
Очрашу барышында катнашучылар актуаль темалар буенча фикер алыштылар, алар арасында муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан декларация тутыруга аерым игътибар бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, яшьләрне мәдәни-агарту проектларына гына түгел, спорт проектларына да җәлеп итү мөһим
Кичә Мамадышта халык җыены булды. Икенче номерлы лицейның актлар залында шәһәр тормышына кагылышлы сораулар буенча фикер алыштылар. Төп игътибар төзекләндерү, социаль сәясәт, инфраструктура үсеше һәм башка темаларга бирелде.
5 мартта Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин «ТатарИнформ» Мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары турында доклад белән чыгыш ясады.