Мамадышта яшәүче Мария Звездина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

           2025 елның 15 мартында Мамадышта яшәүче Мария Звездина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район җитәкчелеге, шәхсән Район Башлыгы Вадим Никитин исеменнән аны бу күркәм юбилей белән районның башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Артур Ефимов котлады.

        Мария Ефимовна сугыш елы баласы. Ул еллардагы авырлыкларның барысн да күргән ул. Бик иртә эшли башларга туры килә аңа. үзенең озын гомерлелек сере дип  нәкъ менә хезмәтне атый юбиляр.

-"Озын гомерле булыр өчен эшләргә дә эшләргә кирәк,теләсә нәрсә уйлап йөрергә вакыт калмый", - ди ул.

Мария Ефимовна күпбаллалы ана, балаларын кайгыртып, яратып үстергән. Аның 6 оныгы, 11 оныкчыгы һәм  инде 2оныгының оныгы бар.Алар аны һәрвакыт кайгыртып торалар.

  Бөек Ватан сугышында җиңүнең юбилей елында Мария Ефимовнага саулык -сәламәтлек,  кайгысыз гомер, саулык, тынычлык һәм иминлек, матур язлар  телибез.

Мария Ефимовна - ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм оптимизм үрнәге. Аның тормыш юлы күпләрне илһамландыра, ә аның зирәклеге һәм яхшылыгы аны белгән һәркемнең йөрәгендә җылы эз калдыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International