Бүген Мамадыш шәһәренең 1 нче урта гомуми белем мәктәбендә Кырымның Россиягә кушылуы көненә багышланган ачык дәрес узды. Чарада Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р. М.Гарипов, «Мәгариф бүлеге» МКУ башлыгы И. Н. Габдрахманов катнаштылар. Мондый дәресләр үткәрү укучылар арасында гражданлык аңы һәм патриотизм формалаштыруга юнәлдерелгән белем бирү программасының мөһим өлеше булып тора.
Дәрестә балалар 2014 елның 18 мартында үткәрелгән референдумнан соң Кырым һәм Севастопольнең Россия Федерациясенә кушылуы турында тарихи шартнамә имзаланган вакыйгалар белән таныштылар. Бу көн Халык бердәмлеге һәм тарихи гаделлек тантанасы символына әверелде. Укучылар ул еллардагы сәяси вәзгыять турында бик күп яңалыклар белделәр, милли тиңдәшлекне саклауның мөһимлеге һәм дәүләт тормышында һәр гражданның роле турында фикер алыша алдылар. Без ышанабыз, мондый дәресләр яшь буынны илебез тарихына һәм традицияләренә хөрмәт рухында тәрбияләргә ярдәм итә. Рәшит Гарипов районда яшь белгечләргә социаль ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре һәм чаралары турында сөйләде һәм яшь якташларын, уку йортларын тәмамлаганнан соң, туган районнарына кайтырга һәм аны үстерү һәм тагын да матурлау өчен бар көчләрен куярга өндәде. Әңгәмә диалог формасында узды, укучылар Мамадыш районының беренче затларыннан үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.