Коррупция икътисад үсешенә, дәүләт идарәсе процессларының тотрыклылыгына, хакимият белән җәмгыять арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә турыдан-туры тискәре йогынты ясый торган тотрыксызландыручы фактор булып кала бирә.
Шуңа күрә коррупциягә каршы көрәш эшчәнлегенең иң мөһим өлеше булып коррупцияне кисәтү тора. Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш чаралары комплексы гамәлгә ашырыла, мәсәлән:
а) коррупцияне кисәтү, шул исәптән коррупция сәбәпләрен ачыклау һәм алга таба бетерү (коррупцияне профилактикалау);
б) коррупциячел хокук бозуларны ачыклау, кисәтү, булдырмау, ачу һәм тикшерү (коррупциягә каршы көрәш);
в) коррупциячел хокук бозулар нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм (яисә) бетерү.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан ел саен уздырыла торган халык фикерен социологик тикшерү нәтиҗәләре әлеге эшчәнлек юнәлешенең актуальлеге турында сөйли. Әйтик, 2024 елда соңгы ел дәвамында коррупция ситуациясенә эләккән гражданнар өлеше республикада сораштырылган 3 мең кешенең 9,6% тәшкил иткән (2011 ел белән чагыштырганда коррупция колачы 2 тапкырдан артыкка кимегән).
Республика хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру буенча үзләренә йөкләнгән функцияләрне гамәлгә ашыралар, бу юнәлештә тулы бер чаралар үткәрәләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Коррупциягә каршы көрәш максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан коррупциячел хокук бозулар килеп чыгуны булдырмауга юнәлдерелгән чаралар билгеләде. «Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт Программасы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» ведомство программасы эшләнде.
Әлеге программаны гамәлгә ашыру ысулларының берсе булып Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең халык өчен ачык һәм һәркем файдалана алырлык булуын тәэмин итү, аның граждан җәмгыяте белән бәйләнешен ныгыту, җәмәгатьчелекнең коррупциягә каршы активлыгын стимуллаштыру тора. Квартал саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы уздырыла.
Чаллы территориаль органында, коллективта коррупция күренешләренә түземсезлек формалаштыру максатыннан, укыту семинарлары һәм киңәшмәләре үткәрелә, ел саен хезмәткәрләрнең балалары арасында «Без коррупциягә каршы»рәсем конкурслары үткәрелә.