Мамадышлылар халык җыенында шәһәр тормышына кагылышлы сораулар буенча фикер алыштылар

2025 елның 14 марты, җомга

Кичә Мамадышта халык җыены булды.  Икенче номерлы лицейның актлар залында шәһәр тормышына кагылышлы сораулар буенча фикер алыштылар. Төп игътибар төзекләндерү, социаль сәясәт, инфраструктура үсеше һәм башка темаларга бирелде.

2024 елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга планнар турында төп доклад белән Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Раил Дөлмиев чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, узган елда гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән күп кенә проектлар гамәлгә ашырылган. Аерым алганда, җәмәгать урыннарын төзекләндерү, балалар мәйданчыкларын яңарту һәм территорияләрне яшелләндерү эшләре төгәлләнгән. Шулай ук киләсе елга планнар тәкъдим ителде.  Транспорт инфраструктурасын үстерүгә, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын модернизацияләүгә, шулай ук күп балалы гаиләләргә һәм өлкәннәргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән социаль инициативаларга ярдәм итүг планлаштырыла.  Ел дәвамында башкарылган эшләр турында «ИК-Мамадыш» ҖЧҖ инженеры Илнур Кашапов, «Мамадыш водоканалы» АҖ директоры Раиф Миңнеәхмәтов, Мамадыш районы буенча ЭЭМ бүлеге начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Юлия Нигъмәтҗанова чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International