Мамадыш – яхшы, Теләчегә чират җитмәгән.

2017 елның 7 апреле, җомга

Бүген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Васил Кәбиров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ильяс Гаптрахимов һәм район белгечләре составындагы мәртәбәле комиссия хуҗалыкларыбыздагы техникаларның, амбар хуҗалыгының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшереп чыкты.

“Мамадыш районының әзерлеге әйбәт. Орлыклар әзерләнгән. Минераль ашламаларны да былтыргыдан күбрәк туплаганыгыз. Бигрәк тә “АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыяте ошады“,–диде Васил әфәнде. Комиссия “Семиозерка“, “Азык-төлек корпорациясе“, “Старый мельник“, “АПК “Нократ“, “АПК “Тәкәнеш“ җәмгыятьләрендә, Усали агрохимиклары ярдәмче хуҗалыгында да булды. Комиссия былтыр районның иң яхшы дип тапкан хуҗалыгына техника алырга субсидия биргән булган. Ул был да каралган. “7нче апрель көнне Теләче районының әзерлеген караячакбыз“,–диде Васил Кәбиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International