Тир түгеп яуланган җиңү.

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Ниһаять, тагын бер сезон артта калды. 2002нче һәм 2003нче елларда туган хоккейчыларыбыз ул башлануга ук инде көндәшләренә узган ел да Татарстан беренчелеген тикмәгә генә отмауларын дәлилли башладылар.

Дөресен әйткәндә, үткән сезонда ике коллективыбызга да җитди каршылык күрсәтүче командаларны бармак белән генә санарлык булды. Моны түбәндәге саннар да дәлилли: мәсәлән, “Олимп-2003“ (тренеры – Сергей Солодаев) сезон барышында барлыгы 26 очра- шу уздырды, көндәшләре капкасына 253 алка кертте, алар исә 62 белән генә җавап бирделәр. Күптән түгел генә Сочида узган “Алтын алка“ уеннарыннан көмеш медаль белән кайткан “Олимп-2002“ (тренеры – Илья Шевяхов) хоккейчыларының да күрсәткечләре сөендерә. Нәтиҗәдә, ике командабыз да беренчелекнең финал өлешенә чыкканчы ук чемпион исемнәрен яуладылар, дисәк тә дөреслеккә туры килә. Монда да алар көндәшләренең каршылыкларын сындырдылар. Ә инде соңгы уеннарын ике командабыз да үз бозларында уздырдылар. Сергей Солодаев шәкертләре Алабуганың “Серебряные волки“ командасын кабул итте. Күршеләребезнең “Олимп-2003“не җиңеп, беренчелекнең көмеш ме- дален алырга исәпләре юк түгел иде. Әмма егетләребез өчен әлеге очрашу бернинди әһәмияткә ия булмаса да, алар җанатарларының “күңелләрен төшермәделәр“. Очрашу 6:3 исәбе белән безнең файдага тәмамланды. Шулай итеп бу яшь категориясендә алабугалылар өченче булса, Зәй хоккейчылары икенче урынны яуладылар. Ә менә “Олимп-2002“гә Азнакайның “Соколы“ командасына бирелергә туры килде. Бу очрашуда да республика беренчелегенең икенче урыны хәл ителде. Соңгы уенга кадәр финал өлешендә икенче булган Норлатның “Ледок“ хоккейчылары азнакайлыларның җиңелүен теләгән булганнардыр. Әмма соңгылары “Олимп-2002“не 5:4 исәбе белән отып, көмеш медаль яуладылар. Шулай итеп, узган елның сентябрендә старт алган хоккей бәйгеләренә нокта куелды. Сезонны ябу тантанасы быел бигрәк тә күркәм булды. Боз сараенда оештырылган лазер-шоу аңа тагын да матур бизәкләр өстәде. Үзенең тәбрикләү чыгышын- да районыбыз башлыгы Анатолий Иванов: Икенче ел рәттән җиңүегез белән ихлас күңелдән котлыйм. Моңа ирешү өчен тренерларга, уенчыларга күп көч түгәргә туры килә. Хоккейчыларыбыз өчен җанаткан шәһәрдәшләребезгә, командаларыбыз читтә очрашулар уздырганда, алар өчен җан аткан ата-аналарга рәхмәт. Киләчәктә дә мамадышлылар үзләренең осталыкларын киметмичә, яңадан яңа җиңүләр яулар, дип ышанам, – диде. Татарстан Хоккей федерациясе белгече Лилия Новикова да, безнең уенчыларның җөмһүриятебездә иң көчлеләрдән булуын ассызыклап үтте. Аннары җиңүче һәм призлы урыннарны алучылар бүләкләнде. Командаларның тренерлары Сергей Солодаев белән Илья Шевяховның сезон дәвамындагы тырышлыклары район башлыгының Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде. Сезон нәтиҗәләре буенча “Олимп-2002“ командасыннан Богдан Кусков беренчелекнең иң яхшы сакчысы, Руслан Лучкин иң яхшы уенчысы, дип та- нылдылар. “Олимп-2003“ командасыннан Тимур Мо- тыйгуллин – иң яхшы капкачы, Илдар Билалов иң яхшы уенчы исемнәренә лаек булдылар. Хоккей һәм фигуралы шуу буенча ба- лалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең иҗтимагый тормышында актив катнашканнары, учреждениегә сизе- лерлек ярдәмнәре һәм аның эшчәнлегендә инициатива күрсәткәннәре өчен Богданның әтисе Евгений Александрович белән Илдарның әтисе Марат Камилевич Мамадыш муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International