Быелгы ел экология елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан “Ак калфак“ иҗтимагый оешмасы район күләмендә балалар бакчалары арасында конкурс игълан итте. Шартнамә буенча авыл һәм шәһәр балалар бакчалары ныклы хәзерлек алып бардылар. Һәм менә беренче нәтиҗәләр дә билгеләнде. Дусай һәм Түбән Козгынчы балалар бакчаларына килеп керүгә чисталык, тәртип күзгә ташланды. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә матур сүзләр белән каршы алдылар. Һәр бүлмәдә тәртип, матурлык хөкем сөрә. Килеп керүгә ата-аналар белән конкурс нигезендә ясалган җимлек һәм сыерчык оялары күргәзмәсе бар. Нинди генә формадагылары юк аның! Экологик почмакта бакчага утырту өчен помидор, борыч, төрле чәчәк кәлшәләре, гөлләр, суган кыяклары, кулдан ясалган методик һәм күрсәтмә материаллар. “Аланда булган хәл“, “Шалкан“ әкиятенә театральләшкән тамашалар әзерләгәннәр иде без килүгә. Балалар үзләренә бирелгән рольләрне шулкадәр оста башкардылар, чын артистлар диярсең! Раяз, Алисә, Айсылу, Зәринә, Реналлар сөйләгән шигырьләр барыбызны да шаккаттырды. Балалар бакчаларын гөлләр бакчасы дияргә дә бла. Гөлләр үстерергә яраталар икән ниндиләре генә юк аларның! Районыбызда яшәүче милләттәшләр турында да материаллар җитәрлек. Һәр милләткә карата курчакларга кием теккәннәр. Дустанә яшәүче халкыбыз турында да күп беләләр балалар. Балалар бакчаларыннан рәхәтләнеп балалар белән аралашып, бергәләп җырлап, биеп кайттык. Дару үләннәре, кошлар, урман-сулыклар турында да бик тәфсилләп сөйләделәр. Хәтта авылның киләчәге турында да үз фикерләрен җиткерделәр. Бакча мөдирләре Диләрә Зиннәтова, Алсу Җиһаншина тәрбиячеләр Гөлшат Дәүләтова, Әлфия Гыйбадуллиналарның тырыш хезмәтләрен күреп бик сокланып кайттык без. Табигатьне ярату, аны саклау өчен бөтен көчләрен куеп эшли алар.
Луиза Мисбахова,
район “Ак калфак“ оешмасы әгъзасы.