ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2017 ел
чәршәмбе

Шәһәребездәге академик Камил Вәлиев исемендәге икенче санлы лицейның инглиз теле укытучысы Фаягөл Равил кызы Талипова “Педагогик дебют – 2017“ Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды.

 Җиңү бәйрәме көнне дә районыбыз кырларында тракторлар гөрелтесе тынмады. “АПК “Азык-төлек программасы“ – 365, “АПК “Нократ“ – 266, “Азык-төлек корпорациясе“ – 180 гектар мәйданда чәчү үткәрергә өлгерделәр.

С еңлем Гүзәлиянең балачагы сугыштан соңгы елларга туры килде. Күмәч пешерү өчен басудан черек бәрәңге дә җыйды, аягыннан чабата төшмәде.

Бүген шәһәр мәдрәсәсендә районның авыл имамнары катнашында имам-мөхтәсиб сайлау җыелышы булды. Аның эшендә район башлыгы Анатолий Иванов һәм төбәк казые Руслан хәзрәт Мортазин катнашты.

Кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек, йомшаклык һәм башка җитешсезлекләр аркасында җәмгыятебездә наркомания зур проблемага әверелде. Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы – аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә, җәмгыятькә хыянәт итүе, дияр идем.


23
май, 2017 ел
сишәмбе

“Кытайлылар дөгесез тора алмаган кебек, безнең халык бәрәңгесез яши алмый. Бәрәңгең булса, ач калмассың ди, бит өлкәннәр дә. Бүген Мамадышта да, авылларыбызда да халыкны бәрәңге утырту мәшәкатьләре баскан. Ә аның уңышы мул булсын өчен шактый тырышырга кирәк.

Усали, Омар, Түбән Тәкәнеш участокларына бүленәбез. Халыкка 5 шәһәр һәм 46 авыл санлы АТСы, 12 телекоммуникацияле шкаф һәм 20 челтәрле элемтә базасы (унысы 4G югары тизлекле интернет), алар телефония һәм Интернетка тоташу, интерактив телевидение һәм челтәрле элемтә хезмәтләре күрсәтә.

Май аенда  Мамадыш район мәдәният йортында алтын  һәм  бриллиант туйларын уздыручы парларны тантаналы рәвештә  котладылар. Килә алмый калган гаиләләрне авыл җирлеге башлыклары өйләренә барып тәбрикләде.

Авылларда мәхәллә җыеннары баруын ишетеп беләбез. Без- дә шундый чара үткәреләчәген ишеткәч, аңа ныклап әзерләнә башладык.

Мамадыш районы тулаем сөт җитештерү буенча да, аны һәр сыердан савып алу күләме күрсәткечендә дә республикада бишенче урында бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International