Заманча элемтә корыйк.

2017 елның 23 мае, сишәмбе

–Рамис Рәсүлович, сез бик киңкырлы эшчәнлек алып барасыз. Бүгенге көндә төп бурычларыгыз нинди? –“Таттелеком“ ПА җәмгыятенең Арча ЗУЭСының структура подразделениесе саналган Мамадыш район электрлы элемтә узелының төп бурычы – барлык элемтәләрнең туктаусыз эшләвен тәэмин итү, аны даими модернизацияләү, абонентларга замана таләпләренә туры килә торган, яңадан-яңа, югары сыйфатлы хезмәтләр күрсәтү. Усали, Омар, Түбән Тәкәнеш участокларына бүленәбез. Халыкка 5 шәһәр һәм 46 авыл санлы АТСы, 12 телекоммуникацияле шкаф һәм 20 челтәрле элемтә базасы (унысы 4G югары тизлекле интернет), алар телефония һәм Интернетка тоташу, интерактив телевидение һәм челтәрле элемтә хезмәтләре күрсәтә. Гому-Заманча элемтә корыйк ми озынлыгы 2 мең 270 ки- лометрга сузылган район элемтә линияләре – безнең карамакта. – Хәзерге вакытта рай- онда кайсы юнәлешләрдә эшлисез? –“Таттелеком“ районда телекоммуникация челтәр- ләре төзү белән мәшгуль. Хуҗалык ысулы белән Пойкино, Сикәнәс, Раго- зино торак пунктларында 11 километр озынлыкта җепсел - оптик кабель салынды. Инвестицияләрне дә кертеп, ул 2 миллион сумга төште. Агымдагы елда кабель Дусай авылы- на салыначак. Әлеге эшләр тәмамлангач, якын-тирә торак пунктларында яшәүчеләргә “Летай“ телевидениесенә тоташу һәм район телеканалын карау мөмкинлеге туачак, ул челтәрләрнең тапшыру тизлеген, сыйфатын да яхшыртачак. Капиталь ремонт кысаларында Акман авылында һава линияләрен җир астыныкына алыштырдык. Мамадышта мондый эшләр Горький, Новозаводская, Агрохимиклар, Татарстан урамнарында башкарылды. Челтәрле элемтә зонасын тәэмин итү максатында Мамадыш, Көмеш Күл, Җөри мобиль станцияләрен монтажлау бара. –Коллективыгыз районның социаль, мәдәни һәм спорт тормышында актив катнаша, һәрчак алдынгылыкны яулый. Хезмәт хакларыгыз, эш кәефегез ничегрәк? –Уртача хезмәт хакы 18,5 мең сум (узган елның шушы чоры белән чагыштырган- да 10 процентка күбрәк) тәшкил итә. Бездә барлыгы 48 кеше хезмәт куя, алар барысы да – үз эшләре- нең осталары. Коллектив бердәм, тату, иҗади эшли. Мәсәлән, Илсөяр Галиева җитәкчелегендәге сату һәм хезмәт күрсәтү офисыннан бер минут та кеше өзелеп торганы юк. Офис белгечләре Эльмира Нурмие- ва, Светлана Әгълиуллина, Кристина Гәрәева һәркем- не ачык йөз белән каршы алалар, югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтәләр. Форсаттан файдаланып, барлык ветераннарыбызны, хезмәткәрләребезне һөнәри бәйрәмебез, ә райондашларыбызны Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз. Хөрмәтле ветераннарыбызга “Ростелеком“ 25нче апрельдән 10нчы майга кадәр–100 минут, “Таттелеком“ 1-31нче майларда Татарстан буенча–72 минут; МТТ операторлары 9нчы майда чикләнмәгән күләмдә бушлай сөйләшү тәкъдим итә. Бәйрәм көнне аларга Россия буенча теләсә нинди эчтәлекле һәм ашыгычлык категорияле эчке телеграммаларны да бушлай бирү мөмкинлеге тудырыла. 9нчы майда без эшлибез һәм офис ишеген атлап керүчеләрнең барысына да чәй өстәле хәстәрлибез. Килегез!

Әңгәмәдәш – АЛСУ СПИРИДОНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International