Ак чәчәкләрнең берсе.

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Сеңлем Гүзәлиянең балачагы сугыштан соңгы елларга туры килде. Күмәч пешерү өчен басудан черек бәрәңге дә җыйды, аягыннан чабата төшмәде. Җәй көннәрендә, аяк киемен туздырмас өчен, яланаяк йөрүне дә гадәти хәлгә саныйлар иде ул чорларда. РАИФ ХӘЙДӘРОВ, мәгариф ветераны, Түбән Шүләңгер авылы. Ул моннан 70 ел элек гаиләдә сигезенче – төпчек бала булып туды. Әниебез Мәскүрә аны да, башкаларыбызны тәрбияләгән кебек, яшьли хезмәтне яратырга өйрәтте. Әти һәр кичне: “Кызым, бүген нинди эшләр башкардың, санап күрсәт әле,“ – ди торган иде. Җавапка карап, иртәгәсен кызы башкарган эшләрнең санын тагын бергә булса да арттырырга тырышты. Гүзәлия кичләрен, керосин лампасы як- тысы астында, тырышатырыша дәрес хәзерләде. Түбән Шүләңгер сигезьеллык мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, 1963нче елда Удмуртиянең Можга шәһәрендәге медицина училищесына укырга керде. Кулына диплом алгач, яшь белгеч “Сосновый бор“ шифаханәсендә эшли башлады. Хезмәт куйган урыны яхшы булса да, аны туган ягы, аның табигате, кешеләре, әти-әнисе һәм туганнары үзенә тартты. Дүрт елдан соң ул Тәкәнеш хастаханәсенә кайтып, шәфкать туташы булып урнашты. Биш елдан соң Гүзәлияне массаж ясарга өйрәтү курсларына җибәрәләр. Шуннан соң ул утыз елдан артык авыруларга массаж ясады. Сеңлебез әле бүген дә эшен, хезмәттәшләрен сагынып искә ала. 1984нче елда район газетасында авыл хәбәрчесе М.Шакирова аның турында менә ниләр язган иде: “Гүзәлия нинди генә ярдәм күрсәтергә алынмасын, аның һәр хәрәкәтендә авыруга игътибар, аның хәленә керергә тырышу сизелә. Тәкәнеш хастаханәсенең тәкъдимнәр кенәгәсенә күз төшерсәң, моның шулай икәненә тагын бер кат ышанасың. Гүзәлия – Габдрахман Әпсәләмов романында тасвирланган ак чәчәкләрнең берсе: олы җанлы, кече күңелле шәфкать туташы.“ Гүзәлиянең тырыш хезмәте күпсанлы Мактау грамотала- ры белән билгеләнде, күп еллар “Коммунистик хезмәт ударнигы“ исемен йөртте. Ул – хезмәт ветераны. Үзенең куллары тигән авыруларның савыгып, яңадан тормышка аяк басулары – аның өчен зур бүләк. Булачак тормыш иптәше, Шәмәк авылы егете Мансур белән алар, бер-берсен җиде ел сынаганнан соң гына, 1971нче елда гаилә коралар һәм Тәкәнештә яши башлыйлар. Ике малай үстереп, аларга югары белем алырга ярдәм итәләр. Киленнәре дә уңган: өйдә ашарга пешкән, керләр юылган. Оныкларын тәрбияләүгә, аларны аякка бастыруга да Гүзәлия аз көч түкмәде. Кызганычка каршы, тормыш аны сынарга булды. Башта кече улы Рөстәмнең хатыны Ләйсән, ике улын ятим калдырып, каты авырудан вафат булды. Аннан ире Мансур бакыйлыкка күчте. Кай- гы-хәсрәтләр аның сәламәтлегенә дә йогынты ясамыйча калмады. Еш кына хастаханә юлларын таптарга туры килә үзенә. Ләкин тормыш дәвам итә. Хәзерге вакытта ул үзенең төп бурычы дип – ятим калган ике оныгын аякка бастыруны саный. Балалар да аның йөзенә кызыллык китермәскә тырышалар, яхшы билгеләренә генә укыйлар. Гүзәлия–табигатькә гашыйк кеше. Ул яшь чагында җиләк җыйган Кабык күперне дә, Ташлы тауны да; куак чикләвеге җыйган Тирән үзәнне дә, Умарталык аланнарын да; печән җыйган Нократ буйларын да, чана шуган Карга тавын да исеннән чыгармый. Сирәк булса да ул урыннарга барырга тырыша. Ул–Ташлык чишмәсе суын эчеп үскән кыз. Гүзәлия укырга кергәнче аның белән булган бер кызык хәл исемә төште. Кечкенә чиләкләр белән суга дип барган баланы шул чорларда мәктәп директоры булып эшләгән Шәриф Мөлеков очрата. “Син кем кызы?“ – дип сорый аңардан. Гүзәлия: “Хәйдәр абыйларда тора торган Мәскүрәттәй кызы,“ – дип җавап бирә. Сеңлем гөлләр үстерү белән дә мавыга. Матурлык дөньяны коткара, дип юкка гына әйтмиләрдер. Аларның янбакчаларындагы тип-тигез булып ясалган түтәлләрдә ниләр генә үсми: нәркисләр, ал, кызыл төстәге лаләләр, розалар, кашкарый, циния, хризантема, гладиолус һәм башка мин ишетеп белмәгән төр- ле чәчәкләр. Аларның бит һәркайсы да, җир йөзендәге тереклек ияләре кебек, үзләренә наз, игътибар сорыйлар. Лаеклы ялга чыгуына карамастан, үзенә мөрәҗәгать иткәннәрне кире борып чыгармый, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Чөнки ул 36 ел буена Гиппократ антына тугры калды бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International