Кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек, йомшаклык һәм башка җитешсезлекләр аркасында җәмгыятебездә наркомания зур проблемага әверелде. Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы – аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә, җәмгыятькә хыянәт итүе, дияр идем.
Безгә наркомания ташкыны бәреп керүне Әфганстанда узган гасырның 70-80нче елларында булган билгеле вакыйгалар белән бәйлиләр. Әмма барысын да әфган сугышына гына сылтарга кирәкмидер. Наркотик матдәләр безнең янәшәдә дә үсә икән, ләбаса. Киндер ул. Аннан марихуана ясыйлар. Ышанасызмы, юкмы, аның нинди үсемлек икәнен танымыйм. Ләкин наркотик тәмен татып караганнар, кыргый үсеп утырган киндер очратсалар, сөенмичә калмыйлардыр. Ни әйтсәң дә, ниндидер порошоклар сатып аласы түгел. Бер райондашыбыз мәктәптә укыган вакытта ботаника фәнен ярата. Үсемлекләр турында күп кенә китаплар укый. Шуңа күрә аңа киндерне башка дистәләгән үсемлек арасыннан бик тиз аерып алу зур проблемалар тудырмый. Ләкин аны шәһәр урамында очратырмын, дип һич кенә дә башына ки- тереп карамагандыр ул. Көннәрдән беркөнне, өендә җыелган чүпне урамга чыгаргач, бераз саф һавада йөрергә ниятли. Бер урамдагы ташландык йорт янында киндергә тап була. Әлеге үсемлек биредә ничек пәйда булган, бу аны кызыксындырмый: һәрхәлдә ул аны үзе утыртмаган. Якын тирәдә кеше юклыгына ышанганнан соң, гаепләнүче, өч төпне җыя да, кием эченә яшереп, кире фатирына кайта. Югыйсә, ул моның өчен закон каршында җавап бирәчәген дә яхшы аңлый. Кышкы кичләрнең берсендә, спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, ул өенә дусларын чакыра. Алар аракы эчәләр, хуҗа марихуана да тарта. Шешәдәшләренең наркотик матдәләр белән “шаярмаганлыкларын“ белгәнлектән, ул аларга тәкъдим итми. Ярты төнгә кадәр утырганнан соң, бер иптәшләре фатирдан чыгып китә. Озак та үтми, ишек шакыйлар: фатирга полиция хезмәткәрләре килеп керә. Алар гаепләнүчегә әйләнештә йөртү тыелган әйберләрне тапшырырга кушалар, аңардан фатир эчендә тикшерү үткәрергә рөхсәт сорыйлар. Ул каршы килми, тиешле документларга кул куя. Эзләү вакытында вакланган киндер табыла. Ә бит ул наркотик матдәләр саклаган өчен закон каршында җавап тотачагын аңлаган. Бу турыда телевидениедән күп тапшырулар караганлыгын да, наркотикларны сатар өчен түгел, ә үзе кулланыр өчен саклаганын әйтә. Ул үзенең гаебен тулысынча таный, суд утырышында үзенә бирелгән гаепләү белән килешә. Хөкем карарын суд тикшерүеннән башка кабул итүгә дә каршы килми. Нәтиҗәдә, гаепләнүченең РФ Җинаятьләр кодексының 228нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә бер елга иреге чикләнелә.