Бердәмлек авылны яшәтә.

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Авылларда мәхәллә җыеннары баруын ишетеп беләбез. Бездә шундый чара үткәреләчәген ишеткәч, аңа ныклап әзерләнә башладык. Аның Бөек Җиңү көне алдыннан үтүе бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Җыенда район башлыгы Анатолий Иванов, район мөхтәсибе Илһам хәзрәт белән Әлфирә абыстай, Мамадыш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов, Түбән Шүләңгер авыл җирлеге башлыгы Елизавета Михайлова һәм башка кунаклар катнашты. Мәчеттә вәгазь тыңлау, Түбән һәм Урта Шүләңгерләрдә һәйкәлләргә веноклар салу, авыл клубында тыл һәм хезмәт ветераннарын бүләкләү, концерт программасы, чәй өстәле артында фикер алы- шулар күңелләрдә озак сакланыр. Бәйрәмне оештыруда үз көчләрен керткән авылдашларыбыз Ришат Сәмигуллинга, Вәзир Фәизовка, Кичәге почтадан Бердәмлек авылны яшәтә мәдәният хезмәткәрләренә, Җөри урта мәктәбе коллективына, “Ак калфак“ оешмасы әгъзаларына, һәйкәлне төзекләндерүдә башлап йөргән авылдашыбыз Зәки Галиевка, авыл яшьләренә рәхмәтләребез чиксез. Бу көнне авыл клубында авыл имамы Амур Гатинга район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин “Мамадыш муниципаль районы каршындагы казанышлары өчен“ медале тапшырды. Ул моңа бер елны авылдагы бер йорт янганда, аннан ике баланы һәм өлкән яшьтәге әбине кот- карган өчен лаек булды. Чара барышында Ришат Робертовичның гаиләсен күзәтәм. Алъяпкычын бәйләгән тормыш иптәше Әлфинәсе өстәл көйләшә, савыт-саба барлый. Шунда ук сәхнәдә бию кабатлаучы кызлар- га киңәшләрен бирергә дә вакыт таба. Кызлары – Ләйлә белән Лилия иптәшләре белән төрле биюләр башкаралар. Әлеге гаилә һәрвакытта да бердәм, алар катнашында узган бәйрәмнәр сыйфатлы, күңелле була. Түбән Шүләңгер авылы халкы исеменнән РУФИЯ КАМАЛОВА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International