ЯҢАЛЫКЛАР



26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

 Быел табигать җәйгә кергәч тә капризлары белән гаҗәпләндерүен дәвам итә. Экспертлар 15нче июньдә Мәскәүдә соңгы 138 елда иң салкын көн күзәтелүен билгеләп үттеләр. 

Мамадыш районында изге айда ифтар мәҗлесләре үткәрү матур гадәткә әйләнде. Кичә төбәгебез мөселманнары район ифтар мәҗлесенә җыелды.

2017 елның 25 июненнән 1 июленә кадәр Башкортостан Республикасының Уфа районында җир сөрү буенча Россиянең VI Ачык чемпионаты узачак. Ярышларда илебезнең 40 төбәгеннән вәкилләр, шулай ук Бөтендөнья җир сөрү оешмасы һәм Европа җир сөрү федерациясе вәкилләре катнаша. 


23
июнь, 2017 ел
җомга

Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты Иннополиста урнашкан "Ачык мобиль платформа" ширкәте белән берлектә Россиядә ясалган беренче операцион системны татар теленә күчергән. Моның өчен барлыгы 17 мең сүз тәрҗемә ителгән.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисади үсеш министрлыгының көйләүне бәяләү  Департаментыннан «Интернет» информацион-телекоммуникацион челтәрендә мәҗбүри урнаштырылырга тиешле дәүләт сәнәгать информацион системасы мәгълүматлары исемлеген һәм дәүдәт власте органнары, җирле власть  органнарының сәнәгать өлкәсендә субъектлар эшчәнлеген сәнәгать дәүләт информацион системасына кертү өчен дәүләт власте органнарының, җирле власть органнарының информациясен сәнәгать өлкәсендә субъектлар эшчәнлеге турында информацияләрне бирү составы һәм тәртибен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча халык арасында консультацияләр уздыру турында мөрәҗәгать килде.

Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә “Туган як экологиясе” республика конкурсын башлап җибәрделәр.

“Халык контроле” системасы канунсыз рәвештә, тыелган вакыт аралыгында балык тотучыларга каршы көрәштә дә ярдәм итә.

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең июнь аенда  ял көннәре хакында  күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

22 июнь көнне Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә  балаларына Ратибор исемен  сайладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International