ТАГЫН НӘРСӘ ӘЗЕРЛӘДЕҢ, ГАЛИҖАНӘП ТАБИГАТЬ?!

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

 Быел табигать җәйгә кергәч тә капризлары белән гаҗәпләндерүен дәвам итә. Экспертлар 15нче июньдә Мәскәүдә соңгы 138 елда иң салкын көн күзәтелүен билгеләп үттеләр. Һава температурасы 12 градусны күрсәткән. Ә ул көнне безнең Мамадыш районында 9 мм явым-төшем булды. 17нче июнь көнне 13 мм теркәлгән. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, июнь аенда районыбызда булган яңгырлар күләме 52 миллиметрга җиткән инде. Ни гаҗәп, күршедәге Саба районында ул – 26, Балык Бистәсендә – 21, Кукмарада – 17, Теләчедә 19,7 мм гына булган. Июнь аеның уртача күпьеллык явым-төшем күләме – 63 мм. Май аеныкы – 36 мм. Әмма бездә май аенда да 52 мм булды. Шул ук вакытта, Балык Бистәсе, Саба, Теләче, Кукмара районнарында ул тагын күпкә кимрәк теркәлгән. Синоптиклар быелгы майны егерме беренче гасырның иң салкын май ае булды, дип билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International