2017 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы фәннәр Академиясендә “Татарстанның милли-региональ шартларында Гаилә институтының тотрыклылыгы” дип аталган республика фәнни-гамәли конференция узды.Ул Татарстан Республикасы ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелде.
Форум эшендә 100 дән артык фәнни-белем бирү берләшмәсенең республика хезмәткәрләре һәм гражданлык хәле актларын теркәү органнары катнашты.
Урманчы авыл җирлеге секретаре конференциядә алган зур кичерешләре белән уртаклашты. Бигрәк тә ана Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарының 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән" Гаилә Тарихы - Республика тарихы” күргәзмәсе ошаган.
Конференция -ТР мәгариф һәм фән Министрлыгы Татарстан Республикасы Идарәсе, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты ГХАТ Үзәге гаилә һәм демография Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе оештырылды.