Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты Иннополиста урнашкан "Ачык мобиль платформа" ширкәте белән берлектә Россиядә ясалган беренче операцион системны татар теленә күчергән. Моның өчен барлыгы 17 мең сүз тәрҗемә ителгән.
Башта Финляндия ширкәтләре тарафыннан җитештерелә башлаган, аннары Россиянең "Ачык мобиль платформа" ширкәтенең актив катнашы белән ясалган смартфоннар өчен әзерләнгән Русиянең Sailfish Mobile OS Rus операцион системы татар теленә дә тәрҗемә ителде. Бу эшне "Ачык мобиль платформа" ширкәте Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты белән бергә башкарды.
Системның татар теленә локализациясе тулысы белән интерфейс һәм смартфонга кертелгән кушымталарның татарчалаштыруыннан гыйбарәт. Тәрҗемә ителгән контентның гомум күләме – 17 000 сүз.
Татарстан мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, Sailfish Mobile OS Rus – татар телен бөтен очракларда кулланырга мөмкинлек биргән беренче мобиль операцион систем. "Туган телне информацион технологияләрдә кулланырга теләгән кешеләр саны арта, шуңа күрә компьютер һәм смартфон кушымталарының төрле халыклар телләренә адаптацияләре дә барлыкка килә" дип аңлатты ул локализация максатын.