"Халык контроле" системасы браконьерларны тотарга ярдәм иткән.

2017 елның 23 июне, җомга

“Халык контроле” системасы канунсыз рәвештә, тыелган вакыт аралыгында балык тотучыларга каршы көрәштә дә ярдәм итә. Мисал өчен, быел гына да браконьерлыкның 30 очрагын “Халык контроле” ярдәмендә ачыклаганнар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклау идарәсенең күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Радик Мөхтәров хәбәр итте.

“Татарстанлыларны тагын бер кат браконьерлыкның барлык очраклары хакында да дәүләт хезмәтләре сайтының “Халык контроле” бүлеге аша хәбәр итәргә өндим. Ачыкланган барлык очраклар буенча да чаралар күрелде. Гаепле кешеләр җәзаларын алды. Без порталны һәр көн саен күзәтеп барабыз һәм барлык заявкаларны да эшкәртәбез”, – диде Радик Мөхтәров журналистлар белән аралашу барышында.

Билгеле булганча, 15 апрельдән алып 15 июньгә кадәр сәнәгать өчен балык тоту тыелды. Ə 25 апрельдән 10 июньгә кадәр һәвәскәр балыкчыларга да сулыкларга кармак салуны тыйдылар. Шул вакыт аралыгында закон бозучыларга каршы көрәш алып барыла, ягъни, рейдлар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International