ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Мамадыш шәһәрендә Кызыл Тау авыл җирлеге шәхси эшмәкәрләре белән эшлекле киңәшмә узды. 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2017 елга җитештерү календаре буенча, республика халкын август һәм сентябрьдә ике бәйрәм ялы көтә.


14
август, 2017 ел
дүшәмбе

“Гадәттән тыш хәл игълан ителә“, – диде республика Премьер-министры урынбасары-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чәршәмбе көнне урып-җыю эшләренә багышлап үткәрелгән видеокиңәшмәдә.


11
август, 2017 ел
җомга

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!“ акциясе быел да старт алды. Районыбыз мәктәпләренә беренче сыйныфка 445 бала бара. Шуларның 211е – аз тәэмин ителгән гаиләләрдән.


10
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кичә форумның яшьләре белән күрешергә танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин килгән иде. Очрашу бик күңелле узды: яшьләр кунагыбыз белән бергәләп шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар,кызыклы вакыйгалар турында сөйләштеләр. 

Бүген ир белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр турында ниләр генә язмыйлар да, ниләр генә ишетмисең. Бүген без, ир-атлар, хатын- кызлар да ачуыбыз чыкканда, бер-беребезне рус телендә әйтелешле нинди генә хайван исемнәре белән атамыйбыз, шулаймы?


9
август, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстаннан беренче төркем хаҗилар изге сәфәр юлына 12 августта чыгачак. Казаннан, Чистайдан, Түбән Камадан,Буа һәм Мамадыш районнарыннан булган 49 хаҗины юлга республика мөселманнарының рухи лидеры Камил хәзрәт Сәмигуллин озатачак.

“Россиянең кыргый табигате 2017” конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү башланды, аның оештыручысы булып «Москоутаймс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тора.

Мамадыш районы мөхтәсибәте барыгызны да 13 август- якшәмбе көнне Мамадыш шәһәре “Яшьлек" скверында  узачак  районкүләм мөселман балалар Сабантуена чакыра. 

Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясенең чираттагы утырышында “Мамадыш“ совхозы бистәсендә, Акман, Көек-Ерыкса, Соколка авылларында, Мамадыш шәһәрендә яшәүче уннан артык кешегә торак пунктларның төзеклеге кагыйдәләрен бозган өчен тутырылган беркетмәләр каралды һәм административ чаралар билгеләнде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International