ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәшгульлек хезмәте дәүләт порталы яңартылган форматта эшли башлады.

Бүгенге көндә Татарстанда 16 консультант пенсия һәм социаль түләүләр буенча халыкка ярдәм күрсәтә. Россия Почтасы хезмәткәрләре почта клиентларына һәм  Россия Пенсия фонды территориаль бүлекчәләренә  килүчеләргә пенсия буенча консультация бирә. 

Татарстанда 2017-2018 елның мәктәпкә кадәр мәгариф оешмаларына балаларны өсмә комплектацияләү дәвам итә. 

Бөтен ханымнарның да тормышларында язмышның мондый билгеләре очрамый: 8нче мартта туган, 8нче март урамында яшәгән. Шушындый, хатын-кызныкы гына булган романтик даталы ханымга лирикага бөтенләй урын булмаган, бөтенесе катгый дисциплинага һәм законга буйсынган хезмәт коллективында эшләргә туры килә.


8
август, 2017 ел
сишәмбе

Яңа образецтагы чит ил паспортына ихтыяҗ арту сәбәпле ТР буенча эчке эшләр министрлыгында иске образецтагы паспорт алуга бланклар юк, яңа образецтагы 10 еллык чит ил паспорты гына ясату мөмкинлеге бар.

Төбәгебездә игеннәрне җыеп алуга керешкәнче, басуларны, кырларны карап, бәя бирү гадәткә керде. Узган атнада да район башлыгы Анатолий Иванов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, фермерлар белән берлектә иген кырларына сәяхәт кылып, уңышның ничек өлгерүен күзәтеп кайтты.


7
август, 2017 ел
дүшәмбе

30 августта РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Бөтенроссия ата-ана җыелышын уздырачак. 

Татарстан Мәдәният министрлыгы коммерцияле булмаган оешмалардан кинематография, анимация өлкәсендә иҗади проектлар тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан субсидия алуга конкурс игълан итә. Субсидияләр кино җитештерүгә чыгымнарны кире кайтару максатында бирелә.

 2017 елның 5 августында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Александр һәм Ирина Машуровларның 4-нче балалары-кызлары тууны рәсми рәвештә теркәү тантанасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International