Уннан артык мамадышлы изге юлга-хаҗ сәфәренә әзерләнә.

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

Татарстаннан беренче төркем хаҗилар изге сәфәр юлына 12 августта чыгачак. Казаннан, Чистайдан, Түбән Камадан,Буа һәм Мамадыш районнарыннан булган 49 хаҗины юлга республика мөселманнарының рухи лидеры Камил хәзрәт Сәмигуллин озатачак.

Мөселманнар Мәккәгә “Хаҗ-эконом” программасы буенча бара. Ул катнаш маршруттан тора, ягъни татарстанлылар башта "Әзербәйҗан авиалиниясе" авиация маршруты белән Казаннан Дубайга очачак, аннан алар уңайлы автобусларда Мәккәгә кадәр юл тотачак. Автобусларда бару ике тәүлек вакытны алачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәр озынлыгы 20-25 көн тәшкил итә, шуларның 19-22 көне Мәккәдә, 3 көне Мәдинә үтәчәк. Татарстанлыларны юлда һәм Согуд Гарәбстанында тәҗрибәле җитәкче озатып йөриячәк.

Барлыгы 2017 елда «ТР МДН ХАҖ» рәсми хаҗ-операторы программалары буенча 15 райондашыбыз изге сәфәргә барачак. Хаҗиларның соңгы төркеме Казаннан 2017 елның 23 августында очачак. 320 кешедән торган иң зур төркем Казаннан Мәккәгә туры рейс белән 20 августта очачак. Хаҗиларны шулай ук 12 табиб озата барачак. Моннан тыш, барлык хаҗилар сәфәр алдыннан прививка ясаткан.

Элегрәк Татарстан Республикасының барлык мөхтәсибәтләрендә булачак хаҗилар өчен махсус әзерлек дәресләре оештырылган иде. Мисалга, бүген, Үзәк мәчеттә лекция барышында теологлар һәм имамнар Согуд Гарәбстаны кануннарын аңлатты, хаҗ вакытындагы кагыйдәләр һәм бурычлар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International